Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда балага «Чушпан» дип исем кушканнар, дигән ялган хәбәр тарала

news_top_970_100
Казанда балага «Чушпан» дип исем кушканнар, дигән ялган хәбәр тарала

«Казанның 4нче бала тудыру йортында туган малайга Чушпан исемен биргәннәр. Баланың әти-әнисе – хәзерге вакытта пәнҗешәмбедән-пәнҗешәмбегә «Слово пацана» сериалын көтүчеләр рәтендә, сериал фанатлары», – дигән хәбәр чыкты.

«Мин сериалны хатыным белән карадым. Бу исем Адидаска караганда кызыграк, дип уйладык. Сериал күпләргә ошый, ул безнең Казаныбыз турында да», – дип сөйләгән баланың әтисе Марат.

Шулай итеп, дөнья, Чушпан Марат улын каршы ал...

Халык яңа туган баланың киләчәге өчен борчылган. «Мескен бала», «Балага ничек яшәргә бу исем белән, ә аның балаларына?», «Абау, бер гөнаһсыз сабыйга ни өчен», «Балалар бик нык үртәячәк бит» кебек комментарийлар бик күп калдырганнар.

Алар арасында ЗАГС хезмәткәрләрен дә, әби-бабайларны гаепләү бар. Алар кая караган?!

Комментарийлар арасында «кызымның классташы Лунтик исемле» дигәне дә бар. Күптән түгел генә Чаллыда яшәүче гаилә яңа туган улларына Россия дип исем кушты, ә аларның олы уллары – Природа...

Шәһәр башкарма комитеты бу хәбәрнең ялган булуы турында рәсми белдерү чыгарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100