Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бала урларга маташучы ир-ат турында хәбәр дөреслеккә туры килми

Исерек ир-ат урамнан узып баручыларга бәйләнеп йөргәч, аны бала урларга маташа дип фаразлаганнар.

news_top_970_100
Казанда бала урларга маташучы ир-ат турында хәбәр дөреслеккә туры килми

Бүген социаль челтәрләр һәм мессенджерларда Казанда кыз баланы урларга маташучы ир-ат турында хәбәр таралды. Хәбәрдә видео да бар иде. Анда бер ир-ат кыз бала артыннан килә. Ата-анасы вакытында килеп җиткәнгә күрә генә, ир-ат кызны урлап алып китми кала, диелә бу хәбәрләрдә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге вакыйга турында аңлатма бирде. Урамдагы видеокүзәтү камералары язмасына эләккән ир-ат бала урларга җыенмаган, дип сөйләгәннәр ведомствода «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кичә «Сафиуллин» полиция бүлегенә шалтыраталар һәм Имәнлек урамында исерек ир-ат узып баручыларга бәйләнеп йөрүен әйтәләр. 

«Урынга тиз арада экипаж китте. Алар исерек ир-атны тоткарлап, полиция бүлегенә алып килде», — диделәр министрлыкта.

Ир-атка карата «вак хулиганлык» маддәсе буенча протокол төзелгән, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100