Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бала белән урамда йөрүче яшь ир белән хатынга пычак кадаганнар

Имгәнгән кешеләрне хастаханәгә озатканнар.

news_top_970_100
Казанда бала белән урамда йөрүче яшь ир белән хатынга пычак кадаганнар
https://pixabay.com

Казанда адекват булмаган ир-ат урамда йөрүче ир белән хатынга һөҗүм иткән. Бу турыда «Татарстан24» каналы хәбәр итте.

Яшь әти белән әни урамда бала белән йөри. Яшь ярымлык сабый кыз бала коляскада була. Бәхеткә, җинаятьче аңа тими.

Якынча белешмә буенча, җинаятьче үзенең сөйгән кызын көнли. Ул урамда яшь әти белән әни янына килә, башта ир-атка, аннары хатын-кызга пычак кадый. Шуннан соң җинаятьче качып китә.

Яшь әти кешенең боты, аның бергә яши торган хатынының муены яралана. Аларның икесен дә хастаханәгә илткәннәр. Бәхеткә, яралар бик җитди түгел.

Яраланган хатын сүзләренчә, һөҗүм итүче ир-ат аларның гаилә дусты булган, ул даими рәвештә җәнҗал чыгарган. Соңгы арада алар аралашмаска тырышкан, тик бу ир-ат аларга килгәләп йөргән. «Ул хатынын көнләде. Имеш без аның хатынының читкә йөрүен яшерәбез», — дип сөйли зыян күрүче хатын.

Хокук саклаучылар һөҗүм итүчене ачыклаган, аны якын арада тоткарлыйлар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100