Казанда «Дубки» бакчачылык ширкәтендәге дача участогына гражданлык очу аппараты төшкән. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җиткәчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бүген Татарстанда 9.10 сәгатьтә, гражданлык очу аппаратын сынаган чакта, штаттан тыш ситуация булды. Өйрәнү очышы вакытында аппарат идарәсен югалткан һәм «Дубки» бакчачылык ширкәтендәге дача участогына төшкән», – диелә хәбәрдә.
Оператив хезмәтләр белешмәсе буенча, урында зыян күрүче кешеләр юк. Янгын сүндерелгән.
Татарстан Транспорт прокуратурасы тикшерү башлаган. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Якынча белешмә буенча, Казан янында аэродромнан очып киткәннән соң, төшеп утыру полосасыннан 1 км ераклыкта пилотсыз оча торган аппарат төшкән.
«Транспорт прокуратурасы очышлар куркынычсызлыгы турында закон таләпләре үтәлешен тикшерә, нигез булган очракта тиешле чаралар күреләчәк», – диелә хәбәрдә.