Татарстан башкаласында урнашкан Баһаветдинов-Апанаева йортын сату-алуга куйганнар. Әлеге йортны суд карары буенча кинематографист Тимур Бекмамбетовтан тартып алганнар иде. Лот ГИС «Торги» порталында урнаштырылган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
Төбәк дәрәҗәсендә мәдәни мирас объекты булган бинаның башлангыч бәясе 9,3 млн сумнан артык.
Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 44 адресы буенча урнашкан, гомуми мәйданы 204,2 квадрат метр булган бинада бер бер бүлмәле торак фатир һәм дүрт торак булмаган бүлмә бар.
Йорт Казанның Вахитов районы судының 2025 елның 21 июлендәге читтән торып кабул ителгән карары нигезендә тартып алынган. Суд Мәскәү районы прокуроры дәгъвасын канәгатьләндергән, чөнки тарихи һәйкәл тиешенчә каралмаган.
Моңа кадәр Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тикшерү барышында бинаның кулланылмавын, консервацияләнгән хәлдә булуын, хуҗага бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлмәвен, ремонт-реставрация эшләренең башкарылмавын ачыклаган.
Йорт 1873 елда Казан губерна идарәсенең төзелеш бүлеге архитекторы, танылган зодчий Пётр Романов проекты буенча Биби-Фатыйма Баһаветдинова өчен төзелгән. Ул күренекле татар мәгърифәтчесе, тарихчы һәм дин белгече, Казанның Беренче җәмигъ мәчете указлы мулласы Шиһабетдин Мәрҗаниның хатыны булган.
1890 елда, мәгърифәтче вафатыннан соң бер ел үткәч, йорт аның кече кызы — Биби-Һава Апанаевага күчә. Ул Печән базары мәчете мулласы, дин әһеле һәм публицист Габдулла Апанаевның хатыны була. 1919 елда Апанаев контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп атып үтерелә (хатыны тагын 26 ел яши).
2000 елда бина төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылган. 2017 елда йортта янгын чыккан, соңрак аны Тимур Бекмамбетов сатып алган. Кинорежиссёр һәм аның хатыны — Татарстан Республикасы Рәисенең элекке ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова — 2022 елның февралендә махсус хәрби операция башланганнан соң Россиядән киткән, дип яза «Татар-информ».