news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда баганага бәрелгән машинадан тимер-томыр өеме генә калган (видео)

news_top
Казанда баганага бәрелгән машинадан тимер-томыр өеме генә калган (видео)
Фото: видеодан скриншот

Кичә, 31 августта, Казанның Җиңү проспектында җиңел машинага баганага бәрелә. 3 кеше, шул исәптән 17 яшьлек үсмер, имгәнә. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, авария зур тизлек аркасында килеп чыккан. Бу турыда канал хәбәрчесе әйтә. Шаһитлар сүзләренчә, иске генә «Хонда» машинасын йөртүче экстремаль хәрәкәт итүе белән билгеле. Ул өченче рәттән күчкәндә идарәсен югалткан. Машина шуып киткән һәм баганага бәрелгән. Машинадан берни калмаган диярлек, тимер-томыр өеме генә. Эчтәге кешеләрне чыгару өчен коткаручылар кузовны кискән.

3 кеше дә авыр хәлдә, хастаханәдә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар