news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда баганага бәрелгән автомобиль икегә өзелгән

news_top

21 сентябрьдә Казанда Копылов урамында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Машина йөртү таныклыгы булмаган 21 яшьлек егет баганага бәрелгән, автомобиль икегә өзелгән. Егет хастаханәдә. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, Audi йөртүчесе имин тизлек сайламаган, идарәне югалткан һәм башта бордюрга менгән, ә аннары яктылык баганасына бәрелгән. Бәрелүдән автомобиль икегә өзелгән.

Егетнең машина йөртү таныклыгы юк. Аны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Машинада пассажирлар булмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар