Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда аяк киеме шнурын бәйләргә иелгән баланы машина таптаган – видео

news_top_970_100
Казанда аяк киеме шнурын бәйләргә иелгән баланы машина таптаган – видео
Фото: https://tatarstan24.tv, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе юл-пост хезмәте полкы дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналы

Казанның Блюхер урамында 26 мартта 16 яшьлек кыз баланы машина таптаган. Бала аяк кименең шнурын бәйләргә иелгән булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Киа Рио» машинасы белән 43 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул, парковкадан чыгып килгәндә, 16 яшьлек кызга бәрелә, аннары баланы таптап уза. Видео кадрларында бала машина астында калуы күренә.

«Имгәнгән кыз парковкада тора торган машина янында, иелеп, аяк киеме шнурын бәйләргә җыенган», – дигәннәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе юл-пост хезмәте полкы дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналында.

Төрле авырлыктагы травмалары булган кызны медицина оешмасына илткәннәр, аңа тиешле ярдәм күрсәткәннәр. Хәзер административ тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100