news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда автобуста хәле киткән пассажирның йөрәгенә кондуктор массаж ясаган

Ташкенттан Казанга эшкә килгән Рәхимә Галиеваның медицина белеме булуы кеше гомерен саклап калырга ярдәм иткән.

news_top
Казанда автобуста хәле киткән пассажирның йөрәгенә кондуктор массаж ясаган
Рамил Гали

Казандагы автобус кондукторы хәле киткән пассажирның гомерен саклап калган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләде.

Вакыйга 27 августта иртәнге якта була. 2 нче автобус маршруты буенча «Урак һәм чүкеч» тукталышында бер хатынның хәле китә. Аның башы әйләнә һәм хатын аңын югалта башлый.

«Бер мизгелдә минем сулыш алуым да тукталган булса кирәк. Хәлем китте. Кондуктор булмаса… Минем йөрәгем авырта, хәлем киткән вакытлар була, ә мондый очрак беренче тапкыр килеп чыкты. Кондуктор аңыма китерергә тырышып карады, күкрәк читлегемә массаж ясады, чәй эчертте. Зур рәхмәт аңа», — дип сөйли Анна исемле пассажир хатын.

Сергей Темляков сүзләренчә, кондуктор Рәхимә Галиева ПАТП № 4 оешмасында былтырдан бирле эшли. Ул үзе Ташкенттан килгән, анда медицина белеме алган булган. Нәкъ менә шуның аркасында ул пассажирга тиешле ярдәм күрсәтә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар