Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда автобус пассажиры ашыгыч ярдәм табибына һөҗүм иткән

news_top_970_100
Казанда автобус пассажиры ашыгыч ярдәм табибына һөҗүм иткән
видеодан скриншот

Кичә кичке алтылар тирәсендә Казанның «Шмидт урамы» тукталышында 4нче номерлы автобус пассажиры ашыгыч ярдәм табибына һөҗүм иткән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Автобустагы бер пассажирның хәле киткәч, экипаж ашыгыч ярдәм чакыра. Табиб авыруга ярдәм иткән чакта, Казан кешесе аңа сугып җибәрә.

Әлеге видеоны Татарстан АТП бергәлеге күрсәткән.

«Пассажир ташучылар, әлеге вакыйганы хокук саклаучылар җентекләп тикшерергә һәм чаралар күрелергә тиеш, дип саный», – дип әйткән бергәлек рәисе Сергей Темляков.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100