news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда авариядә алты кеше имгәнгән

news_top

Узган төндә Казанның Горький шоссесында җитди авария булган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, төн уртасы тирәсендә «Лада Приора» йөртүчесе дистанция сакламый һәм Toyota Camry машинасына бәрелә.

Авариядә Camry йөртүчесе һәм пассажиры, «Лада» йөртүчесе, аның 3 пассажиры имгәнә.

Аларның барысын да «ашыгыч ярдәм» машиналары медицина оешмаларына илткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар