Казанда авариядә 72 яшьлек хатын-кыз йөртүче һәм аның 95 яшьлек әтисе һәлак булган
Казанның Оренбург трактындагы авариядә машина йөртүче 72 яшьлек хатын-кыз һәм аның 95 яшьлек әтисе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов хәбәр иткән.
Юл-транспорт һәлакәте Оренбург трактындагы 95 нче йорт каршында булган. 72 яшьлек хатын-кыз идарә иткән Honda автомобиле электр тапшыру линиясе баганасына бәрелгән.
«Якынча белешмә буенча, рульдәге хатын-кызның хәле начарайган, ул идарәне югалтып, электр терәгенә килеп бәрелгән. Автомобиль салонында аның 95 яшьлек әтисе дә булган. Икесен дә хастаханәгә озатканнар», – дип сөйләгән Рөстәм Гарипов.
Ир-ат шул ук көнне вафат булган, ә хатын-кыз икенче көнне иртән үлгән, диелә хәбәрдә.