news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда авариядән соң, машина йөртүче полициядән качкан

Габишев һәм Сафиуллин урамнары чатында иномарка белән "Лада" бәрелешкән.

news_top
Казанда авариядән соң, машина йөртүче полициядән качкан

Полиция хезмәткәрләре машиналарны аерып маташкан арада, "Лада" эчендә шактый гына аудиотехника булуын абайлап алган. Машинада утырган кешеләр шунда ук ишегалларына кереп качкан. Тик аларны барыбер куып тотканнар. 

Шулай итеп авария ясаган "Лада" хуҗасын тоткарлаганнар. Бу турыда Татарстан 24 каналы хәбәр итте.

Иномаркадагы пассажир "Лада" салонында әйберләр, капчыклар күп булын күргән. Авария килеп чыккач, "Лада"дагы кешеләрнең иптәшләре килеп, капчыкларның бер өлешен төяп алып киткән. Хәзер бу эш белән оператив төркем шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар