news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда авария ясап, кеше үтергән йөртүчене сак астына алганнар, аның абыйсы нефтьче

news_top

Казан үзәгендә авария ясаган «Порше» йөртүчесе Василий Барнабашвилины 2 айга кулга алганнар. Бу хакта «Mash Iptash» Телеграм-каналы яза.

32 яшлек Василий Барнабашвили мотоциклчы белән узыша башлый, каршы як полосага чыга һәм «Лада» машинасына килеп бәрелә. «Лада» йөртүчесе «ашыгыч ярдәм» килгәнче һәлак була. Аңа 39 яшь булган. Ә Василийның аягы гына имгәнә.

Якынча мәгълүматлар буенча, ул – ООО «Картли» нефть фирмасы (2023 елда компания 46 миллиардтан артык табыш керткән) хуҗасы Марат Барнабашвилиның туганы. Соңы 2 елда Василий юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган – кызу йөргән өчен 4 тапкыр җаваплылыкка тартылган булган.

Барнабашвили идарә иткән спорткар «Porsche Cayman» машиналарының бәясе 14 миллион сумнан башлана.

Суд утырышында Барнабашвили үзендә гастрит, бүсер булуын һәм Россия гражданлыгы булмавын әйткән. Ул Казахстаннан, әмма мәктәп елларын Казанда уздырган, шулай ук монда әнисе дә яши. Ул 30 августка кадәр СИЗОда булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар