Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда атыш оештыручының әтисе: «Хатын коточкыч стресста, караваттан да тормый»

Эштә бик яхшы коллектив, коллегалар теләктәшлек белдерде, аларга зур рәхмәт, дигән ул.

news_top_970_100
Казанда атыш оештыручының әтисе: «Хатын коточкыч стресста, караваттан да тормый»
Владимир Васильев

Казанның 175 гимназиясендә шартлаткыч шартлатып һәм атыш оештырган Галәвиевнең әтисе сөйләгәннәрне BAZA телеграм каналы яза.

«Минем улым белән күрешкәнем юк. Тикшерүчеләр әйтүенчә, Мәскәүгә экспертизага алып барып кайтмыйча, аның белән күрешеп булмаячак.

Мин Илназдан баш тартмый, ничек мин алай булдыра алыйм инде? Мин бит аның әтисе. Менә хәзер генә аңа киемен бирделәр, моңа кадәр ул кулга алынгандагы киемендә иде. Тикшерүчеләр берни аңлатмый. Безгә сакчы тәкъдим итмәделәр. Бүген үк кем теләсә, шул килеп үтереп китә ала.

Илназ Яңа елдан соң агрессивка әйләнде. Аңа кадәр бернинди аерым сыйфатлары булмады. Ачуы килсә, күп дигәндә ишекне шапылдатып яба. Ай ярым элек агрессиясе көчәйде кебек, мин моның нәрсәгә бәйле икәнен белмим. Без аны ташлап чыгып китмәдек — бу ялган. Башка фатирда ремонт ясадык, әле монда, әле тегендә яшәдек. Шуңа күрә ул фатирда үзе генә калды.

Беренче көннәрдә журналистлар аеруча үзәккә үтте. Фатирдан азык-төлек алырга да чыгарга ирек бирмәделәр. Ишекне шакылдаттылар, хәтта берничә сәгатькә утны да сүндереп тордык. Тәмам үзәккә үттеләр.

Минем улыма социаль челтәрләрдә «сез үтерүчеләр» дип яза башладылар. Хәзер ул анда утырмый да — полиция телефонын алды. Укырга йөрми, өйдә укый. Хатын коточкыч стресста, караваттан да тормый ята. Миңа беркем дә дәгъва белдермәде. Эштә бик яхшы коллектив, коллегалар теләктәшлек белдерде, аларга зур рәхмәт.

Улым мәктәптә укыганда без аның баш миендә авыру бар икәнен белдек. Сигезенчеме, тугызынчымы класста. Илназ көчле баш авыртуларына зарланды.

Улымны күрсәм ни әйтер идем? Бик күрәсе килә, «иркә» сүзләр әйтер идем, «капитально» орышыр идем. Ул бер тапкыр гына күзләремә карады».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100