Казанның Оренбург трактында ашыгыч ярдәм машинасы белән авария булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы яза.
Ашыгыч ярдәм машинасы Республика клиник хастаханәсе капкасына таба борылырга җыена. Каршы яктан килә торган җиңел машина вакытында туктап, ашыгыч ярдәмне уздырып җибәрә алмый. Ул ашыгыч ярдәм машинасының уң ягына бәрелә.
Җиңел машина шактый җимерелгән. Аны эвакуатор белән алып киткәннәр, диелә хәбәрдә.