news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда ананың бердәнбер улын кадап үтергәннәр

Новаторов урамындагы чокырда яшь егетне кадап үтергәннәр.

news_top
Казанда ананың бердәнбер улын кадап үтергәннәр
Үтерүче урыннан качкан, аны әлегә тота алмаганнар.

Егетнең анасы бу хәлне белгәч, акылдан шашу дәрәҗәсенә җиткән, аңа "ашыгыч ярдәм" чакырганнар.

Мәрхүм белән 8 ел чамасы дус булып йөргән егет бу хәлнең шаһиты булган. Ул Новаторов урамына кунакка килгән. Дусты аңа ашыгырга сорап шалтыраткан. Килеп җиткәндә исә дустының чокыр буенда бер ир-ат белән сугышып ятуын күреп алган.

Таныш булмаган кеше билгеле бер мизгел эчендә пычак алган, яшь егетнең ботына кадаган һәм урыннан качкан. Пычак егетнең артериясен яралау сәбәпле, ул урында ук җан биргән дип хәбәр итте "Татарстан24" телеканалы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар