news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Алинә Заһитова мәктәбен кайчан ачалар?

news_top
Казанда Алинә Заһитова мәктәбен кайчан ачалар?
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов Казанда олимпия чемпионы Алинә Заһитова хөрмәтенә төзелә торган фигуралы шуу сараен кайчан ачарга ниятләүләре турында сөйләде.

«Белгәнегезчә, җәй башында берничә объект, шул исәптән әлеге арена буенча да шәһәр советы узды. Анда дизайнерлык өлешен: фасадларны, шулай ук төзелешне гомуми яктан хупладылар. Кыскасы, барлык карарларны да расладык. Килешенгәнчә, проектны тормышка ашыруга таба хәрәкәт итәбез: хәзер җир эшләре бара, җәйге төзелеш кампаниясе башланырга тора. Киләсе сезонга, яз-җәй башында проектны төгәлләп, файдалануга тапшырырга һәм эчке эшләрен башларга телибез», – диде Владимир Леонов. Бу хакта «ВсеПроСпорт» сайты хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез: Алинә Заһитова мәктәбе Казанның Порт урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар