Казанда аквапаркка килгән хатын чишенү бүлмәсендә бәби тапкан
Аквапарктагы гадәттән тыш хәлне күргән шаһитлар инстаграмда "күрдек, барысы да бик тиз булды" дип язып калдырган.
Казандагы аквапаркларның берсендә йөкле хатын бәби тапкан. Бу турыда аквапаркның инстаграмдагы битендә язып куйдылар.
Йөкле хатын медкабинетка да барып җитә алмаган. Сабый чишенү бүлмәсендә дөньяга аваз салган. Аквапаркның табибына һәм куркынычсызлык буенча инструкторга бала таптырырга туры килгән.
"Безнең аквапаркта бүген малай туды. Барысы да яхшы. Баланы да, анасын да балалар тудыру йортына алып киттеләр. Фотода баланы таптырган табиб һәм аңа ярдәм итешкән аквапарк инструкторы. Баланың битен әнисе рөхсәтеннән башка күрсәтмибез", диелгән әлеге хәбәрдә.
Бу гадәттән тыш вакыйга вакытында аквапаркта булган кешеләр дә хисләрен язып куйган. "Без бу картинаны күрдек. Артык хисле кешеләр өчен түгел. Бөтенесе дә чишенү бүлмәсендә булды. Без шок хәлендә идек. Тәннәр чемердәде, күзләргә яшь килде", дигәннәр.