Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда актер һәм драматург Павел Поляков 36 яшендә вафат булды

Артистның дуслары мәрхүмнең гаиләсенә матди ярдәм җыю игълан итте.

news_top_970_100

Бүген Казанда 36 яшендә актер һәм драматург Павел Поляков вафат булды. Бу турыда «Живой город» фондын төзүчеләрнең берсе Ирина Яркова Facebook социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«Безнең дустыбыз, драматург, артист Паша Поляков вафат», — дип язды ул һәм мәрхүмнең гаиләсенә матди ярдәм кирәк булуын хәбәр итте.

Аннары «Угол» иҗат лабораториясенең «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә Поляковлар гаиләсенә ярдәм җыю турында игълан ителде. «Паша бик күп спектакльләрдә уйнады, күп итеп пьесалар язды. Пашаның хатыны һәм балалары ятим калды», диелә бу хәбәрдә.

Павел Поляков «Угол» иҗат лабораториясе һәм «Пакет-театр» белән хезмәттәшлек итә. «Свияжск АРТель» лабораторияләрендә һәм заманча драматургия бәйгеләрендә катнаша.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Почки здесь. #поляковофишл #сомелье

Публикация от Павел Поляков (@polykov_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100