Казанда Ай рәвешендә офис бинасы төзергә планлаштыралар. Бу хакта шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина үзенең телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза ТНВ телеканалы сайты.
Бинаны архитектура бюросы эшләгән. Бюро җитәкчесе Иван Греков аңлатканча, бу концепция стандарт торак төзелеше янында ачык архитектура контрасты булырга тиеш.
Үзенчәлекле бинаны «Ривьера» күңел ачу комплексы янында, Алексей Козин урамында төзергә планлаштыралар.