Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда «Агроволга»: иң матур сыерлар, тракторлар ярышы, Кытай комбайны һәм төрекләр

Казанда «Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшли. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Аның белән бергә авыл хуҗалыгы тармагының яңалыкларын Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин бәяләде.

news_top_970_100
Казанда «Агроволга»: иң матур сыерлар, тракторлар ярышы, Кытай комбайны һәм төрекләр
Фото: © «Татар-информ, Салават Камалетдинов

Күргәзмә белән танышыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан кулланучылар берлегенең район филиалларына 10 автокибет ачкычын тапшырды. «Халыкара кооперация көне алдыннан бу системаның эшен яхшыртуга ниндидер өлеш кертү өчен сәбәп бар», – диде ул.

Төрек каһвәсе һәм Кытай комбайны

«Агроволга» күргәзмәсе 48 гектарга җәелдерелгән. Анда Россиянең 42 төбәгеннән һәм 4 чит илдән – Белоруссия, Төркия, Кытай һәм Ираннан 400дән артык компания катнаша.

Су сибү системаларын тәкъдим итүче стенд – төрек компаниясенеке. Төрекләр Миңнеханов белән Разинга төрек каһвәсен дә татып карарга тәкъдим иттеләр.

Кытай компанияләре стенды янында аларга төгәл игенчелек җиһазлары һәм параллель йөртү системасы турында сөйләделәр. Аннары Кытай комбайнын күрсәттеләр.

«Бюджетны күбәйтер өчен язгы бодай чәчү структурасын үзгәртә алабыз»

Миңнеханов белән Разин тәҗрибә-демонстрация кырын да карады. Аларда 200дән артык культура, шул исәптән бөртекле, техник һәм азык культуралары чәчелгән.

Базар трендын һәм экспортны өйрәнеп, без каты бодайга ныграк игътибар бирәбез. Биредә үзебезнең селекциядән 14 сорт чәчелгән. Макарон ясау өчен бу бодайга экспорт ихтыяҗы зур. Аның бәясе йомшак бодайга караганда 20-30%ка югарырак. Һәм без, әйтик, бюджетыбызны яхшырту өчен, язгы бодай чәчү структурасын үзгәртә алабыз, – дип хәбәр итте кунакларга «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров.

Аннары ул «уникаль бинар чәчү блогын» күрсәтте. «Бүген без интенсив терлекчелек алып баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә шикәр һәм протеинны баланслау мөмкинлеге бирә торган барлык бинар чәчүлекләрне тәкъдим итә алабыз», – диде җитәкчесе.

Орлык җитештерү турында шулай ук Россиядә «Эконива» аграр холдингы хуҗасы Штефан Дюрр сөйләде. Моннан тыш, ул сөт җитештерүне үстерү планнары турында хәбәр итте.

Татарстанда эшләргә мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт. Сезне август аенда фирмабызны ачуга чакырабыз. Без токымлы терлекчелекне үстерергә һәм «Август» компаниясе белән бергә сөт эшкәртү буенча предприятие төзергә телибез. Безне коры сөт кызыксындыра. Экспортка коры сөт чыгару яхшырак, базар зур. Ул Татарстаннан булмаса, кайдан булсын соң? – дип мөрәҗәгать итте бизнесмен Миңнехановка.

Сыерлар арасында матурлык бәйгесе һәм тракторлар ярышы

Беренче тапкыр күргәзмәдә «Belarus» «МТЗ-шоу» газ-моторлы тракторларда профессиональ йөртү буенча республика чемпионаты да уза. Анда 46 механизатор катнаша. Ярышлар 4 июльдә ачылды. Кунаклар әлеге мәйданчыктан озак китә алмый тордылар.

Алар сыерлар арасында «Краса Агроволги» дигән республика конкурсына да игътибар итми калмады. Анда республиканың 40 токымлы хуҗалыгыннан 80 терлек катнаша. Ә җиңүчеләрне Венгриядән голштино-фриз токымлы эре мөгезле терлек җитештерүчеләр милли ассоциациясенең иң яхшы бәяләүчесе Шебёк Тамаш билгели.

«Хәзер сыерларны алып чыгучылар конкурсы уза – сыерны тамашачыга матур итеп тәкъдим итү кирәк. Сыерларны сайлап алу буенча зур эш башкарылды. «Агроволга»да барысы да бик яхшы оештырылган. Өстәвенә, бу манежда иң яхшы хайваннарны күрсәтү өчен искиткеч мөмкинлек барлыкка килде. Бу яшь терлекләр – безнең киләчәгебез», – дип белдерде бәяләүче.

Миңнеханов: «Аллаһы Тәгаләдән урып-җыю кампаниясе вакытында һава шартлары бүгенге кебек үк булсын дип сорыйбыз»

Рөстәм Миңнеханов «Агроволга» күргәзмәсен Татарстанның гына түгел, Россиянең авыл хуҗалыгы өчен дә мөһим вакыйга дип атады.

Чара агросәнәгать комплексы белгечләренә кирәк һәм товар җитештерүчеләрнең, авыл кешеләренең һәм галимнәрнең хезмәттәшлеген җайга салуга ярдәм итә. «Агроволга»да катнашучылар һәм кунаклар саны елдан-ел арта бара, – дип ассызыклады ул.

– Татарстан аграрийлары Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш кертәләр, – дип өстәде Татарстан Рәисе. – Әлбәттә, республика авыл хуҗалыгының уңышлары – агросәнәгать комплексының барлык хезмәткәрләренең җайга салынган эше нәтиҗәсе. Аграрийларыбызга фидакарь хезмәтләре өчен без бик рәхмәтле. Аларның казанышлары белән горурланабыз, – диде ул күргәзмәдә катнашучыларга.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан – төп азык-төлек продуктлары буенча үз-үзен тәэмин итә торган төбәк. Шул ук вакытта ел саен авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты күләме арта. Узган ел ул 450 миллион АКШ долларыннан артып китте. Төбәк продукциясе 52 чит илгә җибәрелә.

Республика аграрийлары чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлады, барлык мәйданнар вакытында эшкәртелде һәм чәчелде. Хәзер киләчәк уңышны формалаштыру өчен кирәкле чараларны, шулай ук терлекчелек өчен азык әзерләүне дәвам итү мөһим. Аллаһы Тәгаләдән урып-җыю кампаниясе вакытында һава шартлары бүгенге кебек үк булсын дип сорыйбыз, – дип йомгаклады ул.

Разин: «Төбәкнең беренче кешесе игътибарыннан башка авыл хуҗалыгы үсеш ала алмаячак»

Разин, күргәзмәне карап чыкканнан соң, Татарстан җитәкчелегенә авыл хуҗалыгына игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Төбәкнең беренче кешесе игътибарыннан башка авыл хуҗалыгы беркайчан да Татарстанның агросәнәгать комплексы күрсәткән темплар белән үсә алмаячак. Бөтенроссия, хәтта дөнья дәрәҗәсендәге искиткеч чара өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде ул.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары сүзләренчә, күргәзмә елдан-ел «киңрәк, матуррак һәм сыйфатлырак» була бара. Министр урынбасары «Агроволга»га күпсанлы катнашучылар, шул исәптән чит илләр дә килә, дип өстәде. «Аграрийлар ягыннан зур кызыксыну күрәбез. Һәм иң мөһиме, күргәзмәнең гамәли нәтиҗәсе бар», – дип билгеләп үтте ул.

– Ел саен биредә мөһим контрактлар төзелә, яңа алдынгы авыл хуҗалыгы технологияләре, орлыклар, үсемлекләрне саклау чаралары, механизация чаралары күрсәтелә, – дип дәвам итте Разин. – Болар барысы да безгә алга барырга булыша, – диде ул.

Министр урынбасары Россия Президенты Владимир Путинның 2030 елга продукция җитештерү күләмен 25%ка арттыру, экспортны 50%ка арттыру бурычын куйганын искәртте. «Әлбәттә, заманча технологияләр булмаса, куелган бурычларга ирешү мөмкин түгел. Шуңа күрә мондый күргәзмә һәм башка төбәкләрдә шундый чаралар безне бу максатка якынайта», – диде ул.

Надежда Гордеева,

«Татар-информ»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100