news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда әдәп һәм аралашу осталыгы дәресе була

news_top

28 ноябрьдә 16:00 сәгатьтә Казанның «Яратам» яшьләр үзәгендә «Әдәп һәм яраклашу сәләте» («Этикет и адаптивный интеллект») дигән тренинг үткәрелә. Бу очрашуда әдәплелекнең үз-үзеңә ышаныч, күңел иркенлеге һәм төрле шартларда кешеләр белән дөрес аралаша белүгә ничек тәэсир итүе хакында сүз барачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Чарада әдәп һәм аралашу осталыгы белгече Марина Шәмсетдинова чыгыш ясаячак. Ул күркәм гадәтләрнең коры кагыйдәләр һәм тыюлар җыелмасы гына түгеллеген аңлатачак. Киресенчә, әдәплелек – теләсә нинди мохиттә үзеңне иркен тотарга, башкалар белән уртак тел табарга һәм килешеп эшләргә ярдәм итүче корал, диелә хәбәрдә.

Очрашуда катнашу өчен алдан теркәлү шарт. Әдәплелекне һәм җайлашу зирәклеген арттыру тренингы Короленко урамы, 11а йорты адресы буенча узачак, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар