Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда ачуы чыккан хатын сөяркәсен үтергән һәм үзе полиция чакырган

Табын корып утырганда чыккан талаштан соң, хатын бергә яши торган иренә берничә тапкыр пычак кадый.

news_top_970_100
Казанда ачуы чыккан хатын сөяркәсен үтергән һәм үзе полиция чакырган
https://pixabay.com

Казанда яшәүче 38 яшьлек хатын бергә яши торган ирен пычак белән кадап үтергән һәм үзе Росгвардия хезмәткәрләренә бирелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән-иртүк Рсгвардиянең патруль хезмәтенә хәбәр килә. Попов урамындагы йортларның берсендә бер ир-атны пычак белән яралауларын әйтәләр. Урынга килгән Росгвардия хезмәткәрләре фатир хуҗасын таба, ул үлгән була. Мәет янында аның сөяркәсе утыра, ул үзенең җинаяте турында сөйләп бирә.

Хатын сүзләренчә, кичке якта алар табын корып утыра. Бер мизгелдә гашыйклар талаша башлый, хатын кулына пычак ала. Ул бергә яши торган иренә берничә тапкыр пычак кадый. Яраланган ир-ат урында ук үлә.

Шуннан соң хатын табиблар һәм полиция чакыра. 38 яшьлек бу хатын үзе исерек була, аны тоткарлыйлар һәм полициягә тапшыралар. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100