Казанда аңын югалткан дүрт үсмерне хастаханәгә китергәннәр
Башта карагач, 14 яшьлек ике малайны, 12 яшьлек ике малайны «билгесез матдә белән агуланган» дип уйлаганнар.
Казанда 2007 һәм 2009 елда туган дүрт үсмерне берьюлы хастаханәгә китергәннәр. Аларга эссе суккан дип шикләнәләр. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Татарстан Гидрометеорология үзәге белешмәсе буенча, республикада кояш антициклоны хөкем сөрә. Көндез Казанда термометр баганалары 33 градуска кадәр күтәрелде.
«Дүрт баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә китерделәр. Хәзерге вакытта диагностика чаралары башкарыла». — дигән агентлык чыганагы.
Табибларга балаларның укытучысы мөрәҗәгать иткән. Ул балаларның аңын югалтуын сөйләгән. Малайларның икесе 2007 елда туган, икесе 2009 елда туган. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле сүзләренчә, балаларга эссе сугуы ихтимал, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәнчә, табибларга балалар иҗат йорты укытучысы мөрәҗәгать иткән. Бу оешма Сул Болак урамында урнашкан.
«14 яшьлек ике малайны, 12 яшьлек ике малайны „билгесез матдә белән агулану“ дигән якынча диагноз белән токсикология бүлегенә китергәннәр», — дип аңлатканнар ведомствода.
Тиешле диагностика ясаганнан соң, табиблар төгәл диагноз куячак. Балаларга эссе суккан булуы ихтимал, диелә бу хәбәрдә.