Бүген иртән Казанда Чуйков урамындагы 69 нчы йорт янында юл эшләре башкара торган трактор хатын-кызны бәрдергән. Ул урында ук вафат булган. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген иртәнге 9 сәгать тирәсендә булган. JCB экскаватор-төягеч руле артында 23 яшьлек ир-ат булган. Артка таба хәрәкәт иткәндә, ул маневрның куркынычсызлыгын тикшерми һәм 82 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Хатын-кыз, ашыгыч ярдәм килгәнче, һәлакәт урынында үлгән.