Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 81 яшьлек әби үзеннән ике тапкырга яшьрәк сөйгәне белән кавышуга өметләнә

38 яшьлек Фәритнең балаларына 18 яшь тулгач, бергә яшәргә җыенуларын әйтә Екатерина Ивановна. Аның дүрт югары белеме бар, элек югары уку йортында укытучы булып эшләгән. Хәзерге көндә ул сукбай тормышында яшәргә мәҗбүр.

news_top_970_100
Казанда 81 яшьлек әби үзеннән ике тапкырга яшьрәк сөйгәне белән кавышуга өметләнә
https://www.instagram.com/p/CXRCcmNg3wt/

Заманында башкаладагы югары уку йортларының берсендә укытучы булган, дүрт югары белемле Екатерина Маклакова 38 яшьлек Фәриткә гашыйк булган. Ул ай саен пенсиясен әлеге ир-атка биреп баруы турында сөйли.

«Гашыйк булдым. Аның чирле хатыны бар. Ул 100 тапкыр аерылышырга теләде, ләкин мин: „Балаларыңа 18 яшь тулмыйча, беркая да китмисең“, — дидем», — ди ул. Екатерина Ивановна Фәрит турында башка бер мәгълүмат та әйтмәгән. Ул мәхәббәткә ышана һәм алга таба өметләр белән яши. Кешеләр аңламас, югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрне җимерергә мөмкиннәр, дип сөйләгән ул «Эфир» корреспондентына.

Ике атна элек Екатерина Ивановна фатирсыз да калган, бүгенге көндә Бауман урамында «яши». Мондый хәлдә калуына ул баласын гаепли: улы анасының фатирын саткан һәм, акчаларын алып, юкка чыккан.

Социаль челтәрләрдә таралган әлеге видеосюжет күпләрне битараф калдырмады. Кемнәрдер: «Улы дөрес эшләгән, фатир Фәриткә калган булыр иде», — дип язса, кемдер: «Картлык һәр кешегә дә киләчәк», — дип өстәгән.

«Өлкәннәргә карата ярату һәм игътибарны жәлләмик», «Кешеләргә яхшылык эшли белә торган буын», «Үз акылында да кебек», «Мәхәббәт — куркыныч көч» дигән сүзләрне язып калдыручылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100