Казанда 77 млн акча эшләгән порно-бизнес оештыручыларын кулга алганнар
Модель булып эшләүче кызлар 2-3 айда Казанда фатир алырлык акча эшләгән булган.
Казанда 77 млн сум акча эшләгән яшерен порно-бизнес оештыручыларын кулга алганнар. Тикшерү версиясе буенча, эксперт компаниясенең 32 яшьлек юристы һәм Төмән өлкәсендә туган эшсез ир-ат арендага бина алган һәм модель кызларны эшкә алу турында белдерүләр урнаштырган. 23-24 яшьлек 6 кыз порно-модель булырга ризалашкан.
Бөтен процессны оештыру өчен 30 яшьлек Үзбәкстан гражданины җавап биргән. Моннан тыш, төркем составында оператор эшен башкаручы 22 яшьлек казанлы да булган. Соңыннан ул үзе төшергән модельгә өйләнгән.
«Татар-информ»га билгеле булганча, җитәкчелек күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен, кызларга штрафлар салынган, ә клиентларның барлык теләкләрен үтәгән өчен, өстәмә түләүләр каралган.
Кызларга, мәсәлән, Төркиягә юллама яки автомобиль бүләк итү очраклары булган. Модельләргә бик юмарт түләгәннәр: 2-3 айда алар Казанда фатир алырлык акча эшли алган. Боларның барысы өчен дә кызлар кырыс график белән түләгән: 6 сәгать эш, арада – иң күбе 15 минут тәнәфес.
Оештыручылар барлык контентны 3 чит ил интернет-ресурсы сайтлары аша тараткан. Сатудан алынган акчаларны порно-сайтларның эчке валютасы рәвешендә оештыручы-юрист криптовалютага күчергән, шуннан соң акчага әйләндергән. Майдан декабрьгә кадәр генә дә керем 77 миллион сум тәшкил иткән. Шулай ук алар берничә филиал булдырырга тырышып караган, шул исәптән Мәскәүдә дә, ләкин зур конкуренция аркасында зыян күргәннәр. 2023 елның декабрендә оешкан төркемнең барлык 10 катнашучысын да кулга алганнар.