Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 76 яшьлек пенсионер әбине көчләгәннәр һәм үтергәннәр

76 яшьлек пенсионерның канга баткан гәүдәсен Казанның Киров районында чүп савытлары янында тапканнар

news_top_970_100
Казанда 76 яшьлек пенсионер әбине көчләгәннәр һәм үтергәннәр
Пенсионер әбинең табылу урыны
https://tatarstan24.tv

Канга баткан пенсионер карчык гәүдәсе Казанның Киров районында табылган. Аны урамда, чүп савытлары янында күреп алганнар. Экспертлар әбине үтерер алдыннан көчләгәннәрен ачыклаган. Бу турыда Татарстан-24 сайтында хәбәр ителә. 

Иртәнге 5тә билгесез кеше полициягә шалтыратып, Батыршин урамындагы чүп-чар баклары кырыенда хатын-кыз гәүдәсе ятуын әйткән. Соңрак пенсионерның үлеме төн уртасында булганын ачыклаганнар. Ә иртән аны очраклы узып баручы тапкан.

 Күзәтү камералары язмалары ярдәмендә маршрут кына түгел, шикләнелүченең үзе дә билгеләнелгән. Тоткарланганда, ул җинаятьнең сәбәбен аңлата алмаган. Болардан тыш, ир-атның әлеге районга бернинди катнашы юклыгы һәм аның монда танышлары да булмавы ачыкланган. Ул бары тик «үз эшен» эшләргә килгән, дип фаразлыйлар.

«Эзләү чаралары комплексы нәтиҗәсендә, Казан полициясе хезмәткәрләре Урта Азия республикаларының берсендә туып үскән 32 яшьлек егетне тоткарлады. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды», – дип хәбәр итте Казан буенча Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Рафаэль Сәгъдиев.

Фото: © https://tatarstan24.tv

Бүгенге көндә тоткарланган кешегә карата берничә экспертиза билгеләнгән. Белгечләр «геронтофилия» диагнозы булырга мөмкин, дип фаразлый. Өстәвенә, әлеге бәндәнең спиртлы эчемлек куллануы ачыкланган.

«Геронтофилия» булган очракта да, садистлык сыйфатлары каян килүе аңлашылмый. Минем уйлавымча, ул карт хатынны ярдәмсез һәм каршы килә алмаган аркасында сайлаган», – дип хәбәр итте КДМУның психиатрия һәм наркология кафедрасы профессоры Ләйлә Шәйдукова.

Фото: © https://tatarstan24.tv

Әгәр тоткарланган кешенең тайпылышы барлыгы ачыкланса, аңа мәҗбүри дәваланырга туры киләчәк. Ләкин статистика күрсәткәнчә, мондый җинаятьләрдә гаепләнгән ирләрнең күбесе үз аңында дип табылган.

Тулырак – сюжетта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100