Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 71 яшьлек әби ике ел дәвамында үз фатирының ишек төбендә яши

Анисия Григорьева ике ел дәвамында үз фатирының ишек төбендә яши, аны улы өенә кертми. Ханым социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар ярдәменнән кискен баш тарткан, соңгы көннәрен үз өендә яшисе килә дип аңлата ул моны. Әлеге каршылыклы тарих турында — Татар-информ» язмасында.

news_top_970_100
Казанда 71 яшьлек әби ике ел дәвамында үз фатирының ишек төбендә яши
Гүзәл Хөсәенова

Казандагы күпкатлы йортларның берсендә баскыч мәйданчыгында кием-салым, пакетлар чәчелеп ята, ә баскычларда савыт-саба һәм тозланган яшелчәләр белән банкалар тезелеп тора. Бу — 71 яшьлек Анисия Григорьеваның хуҗалыгы. Ул үзенең дүрт бүлмәле фатирының ишеге төбендә яши. Әби сүзләренчә, улы аны ике ел өенә кертми икән инде. Шушы вакыт дәвамында өлкән яшьтәге ханым юына да, хәтта юньләп бәдрәфкә дә бара алмый.

«Ирем кыйнагач, сарайда яшәдем»

Анисия ханым Марий Элда туып-үсә. 17 яшендә Казанга күченеп килә. Озак та тормый кияүгә чыга һәм өч бала таба — дәүләт яшь гаиләгә нәкъ шушы фатирны бирә. Анисия Григорьева сүзләренчә, гаилә тормышы җиңел булмаган — ире гел эчкән һәм аны кыйнаган, ә Андрей исемле улы тайпылышлар белән туган.

«Анда эпилепсия, гел башы авырта. Мин аны ярым үле килеш тудырдым дияргә була. Әмма соңыннан ул бик яхшы үсте. Миңа: „Анисия, син балаларыңны иркәләп бетердең“, — дип әйтәләр иде. Алар бөтенесе дә матур булып йөрде, аларга төрле киемнәр бәйли идем. Бөтен балаларым да акыллы булды», — дип сөйли әби.

Күпмедер вакыттан соң Анисия Григорьева һәм аның ире Казандагы Борисоглебское бистәсеннән зур булмаган җир ала, ә фатирларын улларына калдыра. Ул вакытта кызлары үз тормышларын корган була һәм торак мәйданына дәгъва итмиләр. Әмма шәһәр читендә яшәү дә ханымның тормышын үзгәртми — ире эчүен дәвам итә һәм хатынына кул күтәрүләре ешая.

«Аның мине ничек мыскыл иткәнен күршеләрем сөйли ала. Минем бөтен битем шрамнан гына тора. Мунчага китсәм, аннан да куып чыгара иде, шуңа күрә мин сарайда яшәдем. Билемә салкын тидереп бетердем. Бу хәлләрдән туйдым да, монда килдем», — дип сөйләде Анисия Григорьева.

«Балалары подъезддагы әниләре аша атлап кына чыга»

Үз фатирының ишек төбенә килеп җитсә дә, ул монда керә алмый. Аның сүзләренчә, улы аның белән генә түгел, ә башка туганнары белән дә аралашмый башлаган.

Шул ук вакытта Анисия Григорьеваның ярты пенсиясе квартплата түләүгә китеп барган — үзенә нибары өч мең акчасы калган. Акчасызлык һәм улына үз сүзен җиткерәсе килү аны үз фатирының ишек төбенә килеп яшәргә мәҗбүр иткән.

«Анисия апа подъездда ике ел чамасы яши инде. Барлык күршеләр дә аңа ярдәм итәргә тырыша: кемдер ашарга алып килә, кемдер киемнәр бирә. Карап торышка улы яхшы кешегә охшаган, әнисен подъездга куып чыгаруы коточкыч инде. Үзе дә, аның кызы да Анисия апа аркылы атлап кына чыга», — дип сөйләде күршеләре Светлана.

Бер мизгелдә Анисия Григорьева каршысына фатирдан оныгы чыкты. Әбисенең сүзләрен колагына да элмәде — дәшмичә генә ишекне ачкыч белән бикләде дә, карчыкның әйберләре аш атлап чыгып, лифтка кереп китте. Пенсионер ханым сүзләренчә, оныгы да әтисе кебек, дәшмәүне һәм аның ягына карамауны хуп күрә.

«Аның эчми торган вакыты сирәк»

Пенсионер ханымның катлаулы тормышы турында шәһәрдәге волонтерлар күптән белә икән инде. Аларның берсе — Юлия Хәкимова әбинең үзенең дача күршесе икәнен әйтте һәм аның тирәсендә купкан шау-шуга гаҗәпләнде.  

«Ни өчен гаҗәпләндемме? Чөнки соңгы 20 елда ул ире белән Авиатөзелеш районындагы шәхси йортта яши. Ире тавыклар, куяннар, кәҗәләр асрый, ә әби эчмәгәндә аңа ярдәм итә. Ә аның эчми торган вакыты сирәк», — дип язды Юлия Хәкимова социаль челтәрдә.

Юлия сүзләренчә, аның янында әбинең ире үз балалары турында бары тик яхшы сүзләр генә сөйли. Моннан тыш, волонтер әйтүенчә, ир-ат шул фатирда яшәгән улына еш кунакка бара һәм кунып кала икән.

Юлия өлкән яшьтәге хатын-кызга ярдәм итүне сорап, Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итүен сөйләде. Аңа инде берничә тапкыр ярдәм итәргә тырышулары турында, әмма Анисия Григорьеваның барлык ярдәмнән, шул исәптән картлар йортында урын бирүдән баш тартуын әйткәннәр. Ул катгый рәвештә: «Үз фатирымда яшисем килә», — дип җавап бирә.

«Ул үзе сукбай тормышын сайлый»

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында пенсионер ханымның тормыш хәле белән таныш булуларын сөйләделәр. Социаль хезмәткәрләр берничә мәртәбә әби янына килгән һәм аның туганнары белән очрашкан.

Моннан тыш, олы кызы Анисия ханымны берничә мәртәбә үзе янына алып киткән һәм өендә калырга тәкъдим иткән. Әмма карчык пенсия алу белән аны эчеп бетергән һәм кире подъездга кайткан.

«Улы белән дә сөйләштек, участковый белән берничә мәртәбә очраштык. Әмма ханым сукбай тормыш алып баруны хуп күрә һәм өеннән чыгып китә. Шулай ук аңа сиделка ярдәме һәм интернатка урнаштыру да тәкъдим ителгән иде, ләкин әби барысыннан да баш тартты», — дип сөйләделәр ведомствода.

Агентлык әлеге репортаж материалларын хокук саклау органнарына тапшырачак һәм алар бу хәлгә ачыклык кертер дип ышанасы килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100