news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда 7 яшьлек малайны машина таптаган мизгел видеога эләккән

news_top
Казанда 7 яшьлек малайны машина таптаган мизгел видеога эләккән
видеодан скриншот
Фото: https://tatarstan24.tv

Казанда җәяүлеләр кичүендә 7 яшьлек малайны машина таптаган. Сабый үлгән. Әлеге фаҗига мизгелләрен «Татарстан 24» каналы күрсәтте.

28 ноябрьдә Чуйков урамында булган фаҗигане прокуратура тикшерә.

Якынча белешмә буенча, 18.30 сәг тирәсендә «Haval» машинасы баланы бәрдерә. Машина белән 23 яшьлек егет идарә итә. Малай светофорның кызыл төсенә юлга чыгуы хәбәр ителә.

Сабыйны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китерәләр. Тик ул аңына килмичә үлә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар