news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда 64 миллион сумлык бурыч өчен Mercedes автомобилен штрафстоянкага куйганнар

news_top

Казанда машина йөртүче штрафлар һәм салымнар буенча 64 миллион сумнан артык бурыч җыйган. Шуның өчен ул автомобиленнән мәхрүм калган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Казан дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, бурычлы кешене кичә суд приставлары белән берлектә үткәрелгән рейд вакытында тоткарлаганнар. Рейд барышында дистәләгән автомобильнең мәгълүматлары базалар буенча тикшерелгән. Аларның бишесендә бурычы түләнмәгән машина йөртүчеләр ачыкланган. Дүрт кеше бурычын урында ук түләгән, ә Mercedes автомобиле йөртүче инспекторларның аерым игътибарын җәлеп иткән.

«Автомобиль хуҗасының шактый күләмдә түләнмәгән бурычы бар. Бурычның гомуми суммасы 64 миллион сумнан артып китә. Бу суммага юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар, шулай ук түләнмәгән салымнар һәм җыемнар керә», — дип сөйләгәннәр автоинспекциядә.

Автомобильне арестка алу турында акт төзеп, аны махсус стоянкага озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар