Казанда 51 яшьлек хатын-кыз тулай торакта эт һөҗүменнән соң реанимациягә эләккән
Казанда 51 яшьлек хатын-кыз «стаффордширский терьер» токымлы өй эте талаганнан соң реанимациягә эләккән. Фаҗига Мамадыш трактындагы тулай торакта булган. Беренчел мәгълүматлар буенча зыян күргән хатын-кыз бу этне асраучы күршесе янына кергән булган. Бу хакта «Татарстан 24» сайты яза.
Туганнары сөйләгәнчә, хатын-кызның бите авыр яраланган, шулай ук тәненең калган өлешләрендә дә җәрәхәтләре бик күп. Хәзер ул №7 шәһәр хастаханәсе реанимациясендә ята, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Якыннары аның хәлен бик авыр дип бәяли һәм аның гомере өчен курка.
Зыян күрүченең кызы сүзләренчә, аның әнисе этнең хуҗасын яхшы белгән. Күршеләр аралашып яшәгән, уртак кухняда бергә ашарга пешергән, ә әниләренең элек бу эт белән урамда да йөргәне булган. Туганнары әйтүенчә, ашыгыч ярдәмне һәм полицияне яраланган хатынны тапкан күршеләре чакырган.
Зыян күрүченең туганнары фаразлаганча, хуҗа хатын этен зыян күрүчегә махсус өстергән булырга мөмкин. Бу фараз әлегә расланмаган. Зыян күргән хатын-кызның якыннары полициягә гариза язган.
«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү бара. Полиция хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый», – дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Эльмира Сибгатуллина.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.