news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда 41 яшьлек ир-ат күпкатлы йортның вентиляция шахтасына егылып төшеп һәлак булган

news_top

16 май көнне Казанның Әпсәләмов урамындагы күпкатлы йортта 41 яшьлек ир-ат техник 9нчы катка менгәч, 50*20 см зурлыктагы вентиляция шахтасына егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, ир-ат шунда ук һәлак булган.

Коткаручылар ир-атның мәетен 1нче катта тапкан. Йортта урнашкан кием кибете хуҗасыннан диварны демонтажлау өчен ризалык алынганнан соң, коткаручылар перфоратор, кувалда һәм зубила белән бетон диварны җимерә, металл арматураны алып ташлый һәм 41 яшьлек ир-атның мәетен чыгара.

Үлем сәбәбен экспертлар ачыклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар