Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 4 кешелек гаилә газдан агуланган: ир белән хатын һәм ике бала – хастаханәдә

Казанда Симонов урамы 16 йортта ирле-хатынлы парлар һәм аларның ике баласы көнкүреш газыннан агуланган. 43 яшьлек ир-атны һәм 31 яшьлек хатын-кызны бүген Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр. Алар авыр хәлдә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына 7 нче хастаханәдән хәбәр иттеләр.

news_top_970_100
Казанда 4 кешелек гаилә газдан агуланган: ир белән хатын һәм ике бала – хастаханәдә

“11 сәгать 40 минутта 43 яшьлек ир белән 31 яшьлек хатын авыр хәлдә хастаханәгә китерелә. Хәзерге вакытта алар тотрыклы авыр хәлдә реанимациядә. Алар аңына килде”, - дип сөйләде Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.

Ике баланың хәле тотрыклы дип бәяләнә. 8 һәм 1 яшьлек балалар Ашыгыч ярдәм машинасында Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән.  Бу хакта балалар хастаханәсенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгече Венера Сәйфетдинова хәбәр итә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100