news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда 4 кеше утырган «ашыгыч ярдәм машинасы» әйләнеп капланган – видео

news_top

Казанда җитди юл-транспорт һәлакәте булган: «ашыгыч медицина ярдәме» машинасы әйләнеп капланган. Вакыйга Чуйков – Әмирхан юллары киселешендә була.

«Ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе, мигалка, сиренаны кабызып, светорның кызыл утында юл киселешенә кергән. Аңа берничә машина юл бирә, кырыйдагы полосадан килгән машина туктамый һәм «ашыгыч ярдәм» машинасына килеп бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән: медиклар, пациент һәм озата баручы, шулай ук җиңел машина йөртүчесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар