news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда 37 яшьлек ир-ат абыйсын каеш белән буып үтергән

news_top

Казанның Ахунов урамында ир-ат абыйсын каеш белән буып үтергән. Бу хакта «Татарстан-24» яза.

Беренчел мәгълүматлар буенча, конфликт 37 һәм 39 яшьлек ике ир-ат арасында чыккан. Өлкән яшьтәге әниләре полициягә сөйләгәнчә, әти-әниләре йокларга кереп киткәч, ир-атлар өстәл артында утырып калган, алкоголь кулланганнар. Алар арасында бәхәс чыга һәм сугыша башлыйлар.

Хатын-кыз сүзләренчә, ачуы чыккан ир-ат абыйсын буып үтергән һәм мәетне икенче бүлмәгә чыгарган. Урында полиция хезмәткәрләре идәндә каеш тапкан Ул җинаять вакытында кулланылган, дип фаразлана.

Улының мәетен ана кеше иртән таба, ул гадәти булмаган позада яткан була. Улының исән булмавын аңлагач, ул «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырта. Медицина хезмәткәрләре үлем фактын гына терки.

Хокук саклау органнары вакыйганың барлык шартларын тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар