Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 35 яшьлек хатын җәяүлеләр кичүендә ике кешене бәрдергән, берсе һәлак булган

Машина йөртүче педальләрне бутаган, дип фаразлана.

news_top_970_100
Казанда 35 яшьлек хатын җәяүлеләр кичүендә ике кешене бәрдергән, берсе һәлак булган
https://tatarstan24.tv/

31 май көнне 35 яшьлек хатын LADA Kalina машинасында өч кешене җәяүлеләр кичүендә бәрдергән, 18 яшьлек кыз һәм 60 яшьлек ир-ат зыян күргән.

Бу хәл Волгоград һәм Бондаренко урамнары кисешендә була. Аннан соң машина, койманы һәм юл билгесен аударып, бинага барып бәрелә. Ир-ат юл очып ук китә һәм бордюрга башы белән бәрелә. Ул яткан урында чәчләре калган. Машина йөртүчене һәм зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып китәләр.

Ир-атның баш миенә көчле зыян килә, ул хастаханәдә вафат булган. Кыз хастаханәдә.

«Мин бәрелгән тавыш ишеттем, аннан соң кешеләрнең очып киткәнен һәм машинаның бик көчле тавыш белән бинага бәрелгәнен күрдем. Светофорның сигналын күрмәдем. Гәүдәләр светофор биеклегенә күтәрелеп очып китте. Ике җәяүлене бәрдерделәр. Мин ир-атны һәм хатын-кызны күрдем. Рульдә хатын-кыз иде. Аның битендә кан иде», — дип сөйләгән юл һәлакәте шаһиты.

Фаразлар буенча, машина йөртүче 35 яшьлек хатын-кыз педальләрне бутаган, ул аек булган. Хатын-кызның машина йөртү стажы әле ярты ел гына булган. Ул авариянең ничек килеп чыкканын үзе дә аңламый калганын әйткән, тикшерүчеләр янына үзе килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100