
Казанның Гадел Кутуй урамындагы бер йортта хатын-кыз ир-атны кыйнаган. Күршеләре сөйләвенчә, алар бергә хәмер эчкән. Бу хакта «Татарстан 24» сайты яза.
30 яшьтән олырак хатын-кыз көндәшеннән шактый яшь булып чыккан – ир-атка 60тан артык. Гаилә-көнкүреш сәбәпләре аркасында алар арасында низаг килеп чыккан. Нәтиҗәдә, ир-атны – хастаханәгә, ә хатын-кызны полиция бүлегенә алып киткәннәр.