Казанда Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан бәйрәм салютыннан соң шәһәр халкы өчен уңайлы булсын өчен, бушлай трамвайлар оештырыла. Алар «Киров күпере» тукталышыннан китәчәк, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.
Шәһәр халкын 5, 5а һәм 7 номерлы трамвайлар өйләренә кадәр илтеп җиткерәчәк.
Моннан тыш, пассажирларны шәһәрнең барлык районнарына да алып кайту өчен өстәмә автобуслар билгеләнә.
Шәһәр һәм Республика көнендә, 30 августта, Казанның җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча йөриячәк, ә эш көне 23:30 сәгатькә кадәр озайтыла, дип хәбәр итте Казан мэриясе.