Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 30 август көнне булачак чаралар программасы

Чәршәмбе, 30 август, Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан ял көне дип игълан ителде. Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Jony һәм Клава Кока концерты ничәдә башлана, ат чабышларын кайда карарга, шәһәрдә нинди фестивальләр көтелә һәм салют белән кайда хозурланырга? Һәр чараның урынын һәм вакытын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Казанда 30 август көнне булачак чаралар программасы
Фото: https://kazved.ru/

«УРАМ» урам культуралары фестивале

Яшьләр фестивале берничә ярышны берләштерәчәк. ВМХ һәм самокат спорты буенча Татарстан чемпионатын карарга мөмкин, роликлар, скейтборд, паркур һәм воркаут буенча ачык ярышлар да көтелә. Стритбол кырында Татарстан лигасы кысаларында баскетбол буенча 3×3 турниры узачак. Шулай ук бию баттллары һәм скейтбордлар белән перформанслар булачак. Шулай ук локаль артистлар һәм хедлайнер концерты вәгъдә ителә.

Кайда һәм кайчан: Кремль яр буендагы «Урам» экстрим-паркы, 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр.

Роликлар, скейтборд, паркур һәм воркаут буенча ярышларны карарга «Урам» экстрим-паркына килегез.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Милли кием» халык костюмы фестивале

Кабан күле буенда шәһәр халкы һәм туристлар кабаттан милли киемнәрдән йөриячәк. Анда традицион «Милли кием» фестивале узачак. Сувенирлар һәм киемнәр ярминкәсе, милли ризыклар белән азык-төлек фуд-корты эшләячәк. Шәһәр хакимияте халык бәйрәменә милли костюмнарда катнашырга чакыра.

Кайда һәм кайчан: Кабан күле яр буе, Мәрҗани урамы, 12:00дән 21:00 сәгатькә кадәр.

«Милли кием» фестивале шәһәрнең яңа традициясенә әверелеп килә.

Фото: © intertat.tatar

Эшче яшьләрнең «Безнең заман» фестивале концерты

«Милли кием» фестивале узачак урыннан ерак түгел генә тагын бер вакыйга – эшче яшьләрнең «Безнең заман» фестиваленең традицион гала-концерты булачак. Шул ук вакытта Камал театры каршындагы мәйданнан «Уйнагыз, гармуннар!» флешмобы башлана. Милли костюмнар кигән музыкантлар һәм артистлар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап 1 Май мәйданына кадәр халык җырларын җырлап барачак.

Кайда һәм кайчан: Камал театры каршындагы мәйдан, Татарстан урамы, 1; 13:30 сәгатьтә.

Музыкантлар Казанның үзәк урамнарында гармун һәм курайда уйнап, халык җырларын башкарачак.

Фото: © Солтан Исхаков

Tat Cult Fest

Яңа татар мәдәнияте фестивале мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендәге актуаль юнәлешләрне тәкъдим итәчәк. Фестивальдә татар инди-лейблының төп резидентлары Yummy music һәм этник жанрда чыгыш ясаучы башка артистлар катнашачак.

Кайда һәм кайчан: Казан Кремле, 13:00дән 22:00 сәгатькә кадәр.

Tat Cult Fest Казан Кремлендә Татарстаннан актуаль музыкантларны җыячак.

Фото: © Салават Камалетдинов

Ат чабышлары

Ат спорты бәйрәме – Республика көненең аерылгысыз өлеше. Ярышлардан тыш, сәнгать осталарының концерт программасы көтелә, шулай ук кыйммәтле призлар уйнату белән традицион лотерея узачак.

Кайда һәм кайчан: «Казан» халыкара ат спорты комплексы 14:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы көнен ат чабышларыннан башка күз алдына да китереп булмый.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Казан» гаилә үзәге янында концерт

Төп концерт мәйданчыгы «Казан» гаилә үзәге янындагы сәхнә булачак. Анда җирле йолдызлар – Казан шәһәр филармониясе солистлары, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, ә төнгә таба Клава Кока чыгыш ясаячак. Хедлайнер – «Комета» хиты авторы, «Маска» шоуының икенче сезоны җиңүчесе Jony булачак.

Кайда һәм кайчан: Сибгат Хәким урамында урнашкан «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйдан, 17:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр.

«Чаша»дагы концерт хедлайнеры Jony – «Ак Барс» бүләге.

Фото: © Jonyның социаль челтәрләрдәге аккаунтыннан

«Казан көзе» опера фестивале

Маэстро Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры оештырган фестиваль — Республика көненең тагын бер традициясе булып тора. Бу юлы классик әсәрләрне Россиянең атказанган артисты Агунда Кулаева һәм Зур театр солисты Алексей Татаринцев башкарачак.

Кайда һәм кайчан: Федосеевский урамындагы Игенчеләр сарае каршындагы мәйдан, 20:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр.

Казан Кремле диварлары янында опера җырчысы Агунда Кулаева һәм Зур театр солисты Алексей Татаринцев чыгыш ясаячак.

Фото: © Илнар Төхбәтов

Казансу акваториясе өстендә салют

Соңгы аккорд – гадәти булмаган салют. Бу – якты пиротехник тамаша һәм музыкаль аккомпанемент катнашмасы булачак, дип көтелә. Музыканы ишетер өчен тамашачыларга 91,5 ешлыгындагы «Болгар радиосы»н тыңларга кирәк булачак.

Кайда һәм кайчан: Казансу елгасы акваториясе, 22:00 сәгатьтә.

Быел бәйрәм салюты аудио белән булачак.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Казанские ведомости»дан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100