Казанда яшәүче 3 ир-атны 26 ел элек кылган заказлы үтерүдә гаеплиләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, Казанда яшәүче ир-ат йөргән кызыннан көнләшкән һәм көндәшен үтерергә заказ биргән, моның өчен 3 мең доллар вәгъдә иткән. Җинаятьне оештырырга «Һади Такташ» бандасы лидерларының берсе ярдәм иткән.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ир-атны 1999 елның гыйнварында Казанда гараж янында башына 2 тапкыр атып үтергәннәр.
Озак еллар буена әлеге җинаятьне ача алмыйлар, һәм ниһаять, тикшерүчеләр җинаятькә катнашы булган затларны ачыклаган.
Гаепләнүчеләрнең берсе башка авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә хөкем ителгән, ә үтерүне башкаручы авырып үлгән. Җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән, диелә хәбәрдә.