Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 24 яшьлек хатын алты килодан артык авырлыктагы бала тудырган

Яшь әнигә язмыш шундый батыр егет бүләк иткәндер, ди бала тудыру йорты җитәкчесе.

news_top_970_100
Казанда 24 яшьлек хатын алты килодан артык авырлыктагы бала тудырган
https://pixabay.com/

Казанның 16нчы санлы хастаханәсенең бала тудыру йортында алты килодан артык авырлыктагы ир бала туган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына хастаханәдә сөйләгәннәр.

«Алдан әзерләнеп, кесарев кисеме ясадык. Безнең табиблар һәм акушерлар әлеге гадәти булмаган очракта бик яхшы эшләп чыкты. Хәзер әнисе дә, бала да үзләрен яхшы хис итә. Шулай да өйгә кайтару турында сөйләргә иртәрәк әле», — ди бала тудыру йорты җитәкчесе Лилия Дәүләтшина.

Йөкле хатынга алты кешелек команда: ике акушер-гинеколог, анестезиолог-реаниматолог, неонатолог, акушерка, операцион шәфкать туташы, анестезист шәфкать туташы операция ясый. Операция белән табиб Николай Житков җитәкчелек итә.

Яшь әнигә 24 яшь, бу — аның беренче баласы. Табиблар сүзләренчә, бу — бик сирәк очрак. Гадәттә, анасында шикәр авыруы, генетик тайпылышлар булганда гына яңа туган була шундый авырлыкта була.

«Бу очракта әнисенең бар да тәртиптә. Аңа шундый батыр егет тудырырга язмыш насыйп иткәндер», — ди Лилия Дәүләтшина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100