Казанда яшәүче Карина Гайнулова 29 мартта югалган. Аның турында әлегә кадәр бернинди мәгълүмат та юк. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Каринаның буе 160 см чамасы, чандыр гәүдәле, чәчләре иңбашына кадәр озынлыкта, күзләре коңгырт. Башына ак башлык, өстенә капюшонлы кара куртка, зәңгәр джинс чалбар һәм алсу төсле кроссовки кигән.
Кыз турында белешмәсе булган һәркемгә шалтырату өчен номерлар: 112 яки 8(967)46-64-911.
«Казанда һәм Яшел Үзән районында яшәүчеләр, без сезне урамга чыгарга сорый алмыйбыз, үзизоляция чорында моны эшләргә ярамый. Ләкин тәрәзәдән яки балконнан карап була, кибеткә чыкканда да күрергә мөмкин. Зинһар игътибарлы булыгыз, Каринага охшаган кеше күрсәгез, безгә хәбәр итегез», — дип үтенә «Поисковый центр» волонтерлары.