Казанда 20 июньгә кадәр кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте, машина кую урыннары чикләнә
Казанда 14 июньнән 20 июньгә кадәр Россия – АСЕАН саммитына әзерлек һәм аны уздыру эшләренә бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтенә, парковкаларга вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.
Чикләү чаралары шулай ук шәхси мобиль җайланмаларга, робот-ташучыларга да кагыла. Ихтыяҗ булган очракта, транспорт хәрәкәте 14 июнь көнне 00:00 сәгатьтән 20 июньдә 23:59 сәгатькә кадәр туктатыла. Исемлекне Мэрия сайтында карап була.
Моннан тыш, бу көннәрдә куркыныч матдәләр ташучы транспорт чараларының хәрәкәтен һәм тукталышын чикләячәкләр. Иминлекне тәэмин итү өчен кайбер участокларда вакытлыча юл билгеләре куела, аерым юллар йөк техникасы белән капланачак, махсус блоклар белән ябылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 17–19 июнь көннәрендә узачак Россия – АСЕАН саммитына зур әзерлек эшләре бара. Халыкара вакыйга уңаеннан башкалада юл һәм туристлык инфраструктурасы тәртипкә китерелә, шәһәр киңлекләре төзекләндерелә, куркынычсызлык чаралары көчәйтелә.