Казанда 2 яшьлек малай кер юа торган машинага эченә кергән һәм барабанда кысылып калган. Ул үзе чыга алмаган, әти-әнисе дә баланы тартып чыгара алмаган. Шуннан соң алар коткаручылар чакырган, һәм алар баланы машина эченнән чыгарган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 2 нче ЗПСО хезмәткәрләре малайны кер юа торган машинадан чыгарып, әти-әнисенә тапшырган. Бала зыян күрмәгән.
Коткаручылар искәртә: өйдә бала өчен төп куркыныч — электричество. Шуңа күрә розеткаларны каплап куярга, ә ачык чыбыклар булмаска тиеш. Тәрәзәләргә блокираторлар урнаштырырга кирәк. Үткен предметларны, даруларны һәм көнкүреш химиясен балалар җитешә алмаслык урында саклагыз.