Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казанда 19 яшьтән кечерәк 4 наркоман исәпләнә. Иң яшь наркоманга 18 яшь тә тулмаган»

Казанда яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау эшенә блогерлар җәлеп ителәчәк

news_top_970_100
«Казанда 19 яшьтән кечерәк 4 наркоман исәпләнә. Иң яшь наркоманга 18 яшь тә тулмаган»
https://kazved.ru/

Казан Башкарма комитеты наркоманияне профилактикалау идеяләрен алга сөрү эшенә яшьләр арасында популяр булган блогерларны җәлеп итәргә планлаштыра. Бу хакта Казан шәһәре Думасы сессиясендә Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Түрәләргә бу эштә, ягъни яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен агитацияләүдә, кемнәр ярдәм итәчәге хәл ителү стадиясендә. Сәгыйтова сүзләренчә, хаталар җибәрмичә, «дөрес» кешене табарга кирәк. Бу турыда «Казанские ведомости» журналисты Дамирә Хәйрулина яза.

Шул арада Казанда тыелган матдәләр кулланучылар арасында 60 яшьтән өлкәнрәк 41 кеше һәм 1 балигъ булмаган бала да исәпләнә икән. Узган ел 4,4 мең кеше «наркомания» диагнозы белән исәптә торган.

«Чын күңелдән, ә «галочка» өчен түгел»

«Барысы да чын күңелдән булырга тиеш. Бу – аның өчен дә кызыклы булырга тиеш», – диде Гүзәл Сәгыйтова яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау эше тапшырылачак блогер турында.

Казан Башкарма комитетында наркоманияне профилактикалау эшенә блогерларны җәлеп итмәкчеләр.

Фото: © Михаил Захаров

Хәзерге вакытта балалар һәм яшүсмерләргә потенциаль остаз була алырлык кешеләрне сайлап алу бара. Белгечләр, психологлар белән бергә, үзара бәйләнешнең нинди форматта булырга тиешлеген хәл итә.

Әлеге инициатива депутат Марсель Шараповта да кызыксыну уяткан. Ул еш кына якын кешеләрнең абруе блогерларның абруеннан түбәнрәк булуын әйтте.

«Сез ресурсларны җәлеп итү һәм җәмәгать лидерлары белән түгәрәк өстәл оештыру эшен ничек планлаштырырга уйлыйсыз?» – дип кызыксынды Шарапов.

Сәгыйтова әлегә бу сорауның фикер алышу процессында булуын сөйләде.

«Бу – тәмәке тартуга, спиртлы эчемлекләргә каршы ачык агитация булырга тиешме яисә ябыкмы? Хәзер без «Ышаныч» үзәге психологлары белән киңәшләшәбез. Сез безгә блогерлар, дуслар белән ярдәм итәргә вәгъдә бирдегез. Без сезгә дә мөрәҗәгать итәчәкбез», – диде Сәгыйтова.

4,4 мең наркоман

Спикер сүзләренчә, шәһәрдә наркоманиягә бәйле хәл «киеренке» булып кала. Статистика мәгълүматларына караганда, узган ел Казанда гына да «наркомания» диагнозы куелган 4,4 мең кеше исәптә торган. Наркоманнар арасында эшсезләр күп. Диспансер күзәтүендә булган 3,3 мең авыру 20дән 39 яшькә кадәргеләргә туры килә.

Наркотик кулланучылар арасында 60 яшьтән өлкәнрәк 41 кеше бар. 4 кулланучы 19 яшьтән дә яшьрәк. Иң яшь наркоманга 18 яшь тә тулмаган.

Казанда наркоманнарны реабилитацияләү өчен 317 урын булдырылган, шул исәптән 15е – балалар һәм яшүсмерләр өчен. Наркомания белән авыручыларны дәвалау һәм реабилитацияләү процессын 130дан артык белгеч тәэмин итә.

Шул ук вакытта Казанда яңа ачыкланган наркоманнар саны 4,4 процентка кимегән. Мондый нәтиҗәләр 2021 һәм 2022 елларда беренче тапкыр ачыкланган наркомания белән авыручылар санын чагыштырып ясалган. Бу хакта Казан шәһәре Думасы сессиясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече – психиатр-нарколог Резеда Хаева сөйләде.

«2022 елда Казанда наркомания белән авыручылар саны 2021 ел саннары белән чагыштырылды һәм авыручылар санының 4,4 процентка кимүе ачыкланды», – диде Хаева. Узган елда наркотикка бәйлелеге булган 282 кеше ачыкланган, дип өстәде ул. 2021 елда 100 мең кешегә 23,5 авыру туры килсә, 2022 елда – 22,4 кеше.

Наркотиклар әйләнеше өчен яшүсмерләрне азрак җәлеп итә башлаганнар

Наркотиклар әйләнеше өчен җаваплылыкка тартылган балигъ булмаганнар саны 2 тапкыр диярлек кимегән. Мондый мәгълүматларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Илнур Хаялиев җиткерде.

2021 елда мондый җинаятьләр аркасында полициягә 21 яшүсмер эләксә, узган ел андыйлар нибары 13 булган.

«Бу – яшүсмерләр белән уңышлы профилактик эш турында сөйли», – диде Хаялиев.

Казанда наркотиклар әйләнеше өчен җаваплылыкка тартылган балигъ булмаганнар саны 2 тапкыр диярлек кимегән.

Фото: © Александр Эшкинин

Спикер сүзләренчә, узган ел Казанда 1,7 мең җинаять ачыкланган, бу узган ел белән чагыштырганда 785кә күбрәк. Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге җинаятьләрне ачыклау һәм ачуга Казан гарнизон полициясенең барлык хезмәтләре һәм бүлекчәләре җәлеп ителгән.

«Бүген без наркотиклар әйләнеше тулысынча интернетның «караңгы» өлешенә күчүен әйтә алабыз. Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә наркотиклар әйләнешенә тәэсир итүче 4 эре интернет-мәйданчык эшли», – диде ул.

Аның сүзләренчә, Казанда «шәһәрдә иң популяр булган» мефедрон һәм ПВП бәяләре кискен арткан. Бер дозаның бәясе 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр күтәрелгән. Сатучылар еш кына 4 мессенджерда аралашалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100