news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда 18 яшьлек кызны лифтта көчли язганнар

Сибгат Хәким урамындагы яңа йортта 18 яшьлек кыз бәлагә тарыган.

news_top
Казанда 18 яшьлек кызны лифтта көчли язганнар

Кыз лифтка кергәч, аның артыннан таныш булмаган ир-ат килеп кергән. Ул шунда ук кызга бәйләнә башлаган.

Кыз бу кешене төртеп чыгарырга көч тапкан. Үзе аска төшкән һәм якындагы күпкатлы парковка сакчылары янына ярдәм сорап йөгергән.

Сакчылар полиция чакырган. Тик алар килгәнче, бу ир-ат качып өлгергән.

Яңа төзелгән йорт ишегалларында видеокүзәтү камералары күп булганга, бу ирнең кем булуын ачыклау ихтималы зур, дип хәбәр итте «Татарстан24» телеканалы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар