news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда 17 яшьлек үсмер җәяүлеләр юлындагы хатын-кызны бәрдереп үтергән

news_top

Казанда 17 яшьлек үсмер тротуардан барган хатын-кызны бәрдереп үтергән

Бүген Казанда 17 яшьлек үсмер егет юл һәлакәте китереп чыгарган. Ул автомобильдә тротуарга килеп кергән һәм бер хатын-кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә, җәяүле урында ук үлгән. Балигъ булмаган егетнең машина йөртү хокукы булмаган.

Шуннан соң автомобиль янәшәдә туктап торган машиналарга бәрелә.

Хәзер Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен ачыклый.

Видеоларда күренгәнчә, көчле бәрелүдән җәяүленең әйберләре як-якка чәчелгән. Полиция тикшерү уздыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар