news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан мәктәбендә укучы 17 яшьлек егет башка милләт халкына карата нәфрәт уятуда гаепләнә

news_top
Казан мәктәбендә укучы 17 яшьлек егет башка милләт халкына карата нәфрәт уятуда гаепләнә

Казан мәктәпләренең берсенең 11 классында укучы яшүсмерне 7 елга хөкем итәргә мөмкиннәр. Ул рус халкы турында кискен сүзләр язуда гаепләнә, дип яза kazanfirst.ru.

Эш Мәскәү районы судында карала. 17 яшьлек Азат (исеме үзгәртелгән) нәфрәт һәм дошманлык уятуда, Россия дәүләт флагын хурлауда гаепләнә.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, Азат 2023 елда 109 кеше булган ябык радикаль төркемдә чит исем белән комментарийлар язган. Ул республикада яшәүче башка милләт халкы турында «дуңгызларга караганда күбрәк үлемгә лаек» дип язган. «Кайберләрен печәргә һәм депортацияләргә мөмкин. Әмма үтерү – яхшырак ысул», – дип язган ул. («Казанферст» язуынча, аерым алганда рус халкы турында).

Бу яшүсмерт шаһитлар күз алдында Россия флагын икегә ертып аткан.

Тикшерү 1 ел диярлек бара. Судка укучы туганнары һәм адвокат Рим Сабиров белән килгән. Журналистларга ул үзен «1 ел буе газаплаганнарын» әйткән, аннары кулы белән җиңүне аңлаткан ишарә күрсәткән.

Суд ябык режимда бара, егетне 7 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар